Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнүзә Хәсәнованы 55 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

20 ноября 2019, 10:00

539

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы күп еллар хуҗалыкның терлекчелек тармагында эшләүче Фәнүзә Рәис кызы Хәсәнованы 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Фәнүзә Рәисовна! Гомер бәйрәмегез уңаеннан җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Без Сезне булдыклы, эшкә батыр, тынгысыз җан буларак беләбез. Хезмәтегез авыр булса да уфтанмыйсыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә хатын-кыз чибәрлеген дә, акыл зирәклеге, көчле рух һәм күңел көрлеге дә биргән. Эшегезне яратып, ихлас күңелегезне биреп башкарасыз. Шул холык-сыйфатларыгыз гомерегез буе озата барсын үзегезне.
Гаиләгездә уңган хуҗабикә, балаларыгызга кадерле әни, оныкларыгызга яраткан әби Сез. Бар якыннарыгызны бер канат астына җыеп, йортыгыз җылылыгын саклап яшисез. 
Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез. Һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, тормыштан тәм табып, балалар, оныклар бәхетенә куанып гомер итәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомер кичерегез. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле булыгыз, ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев