Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнис Харисовны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

28 ноября 2018, 10:30

942

0

0

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Фәнис Мөхәммәтхан улы Харисовны 50 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Фәнис Мөхәммәтханович! Сезне матур бәйрәмегез белән тәбрикләп, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, олы бәхетләр, якыннарыгызның игелеген күреп, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез. 
Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә исәнлек-саулык, куанычлар, иман байлыгы, искәрмәс шатлыклар насыйп итсен. Гомерләрегез – озын, бәхетләрегез гомерлек булсын.

50 яшь ул күп тә, аз да түгел,
50 яшь ул – олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
Уйламагыз әле картаям дип, 
Шат-көләч булыгыз, 
сүнмәгез-сүрелмәгез. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерегез,
Түрдә булсын һәрчак урыныгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев