Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флүзә Габидуллинаны туган көне белән дуслары котлый!

11 мая 2020, 14:50

575

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче хөрмәтле дустыбыз Флүзә Мосавир кызы Габидуллинаны 50 яшьлек матур юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз.

Кадерле дустыбыз! Син үтә дә матур вакытта – табигатьнең, тереклекнең уянган, яшеллеккә күмелгән чорында тугансың. Шуңадыр, күңелең дә эчкерсез, ихлас. Син безнең тугры дустыбыз, ышанычлы киңәшчебез. Туганнарыңа, якыннарыңа, авыл халкына игелек кылып, саваплы эш башкарасың. Барыбыз өчен дә җан атып яшисең.
Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар телибез. Алдагы көннәреңне якыннарыңның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын. Кәефең күтәренке, сәламәтлегең какшамас булсын. Иптәшең Флүр белән бер-берегезгә терәк булып, балаларыгыз өчен сөенеп яшәгез. Һәрвакыт шулай елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып кал. 

Йөзек кашы төсле гүзәл зат син,
Һәрбер көнең үтә хезмәттә.
Ирешкәннәр өчен мең сөенеп,
Яшә син һәрчак хөрмәттә.

Ихтирам белән гаилә дусларың Резедә һәм Илсур Сафиннар, Гүзәл һәм Илгиз Әхтәмовлар, Кадрия һәм Фәнил Шәйдуллиннар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев