Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флүзә Габидуллинаны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

11 мая 2020, 09:50

493

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче әниебез, әбиебез Флүзә Мосавир кызы Габидуллинаның 11 майда 50 яшьлек юбилее. Без аны әлеге күркәм бәйрәме белән чын йөрәктән тәбриклибез.

Дөньяның бар матурлыгын йөрәгенә сыйдырган, гаилә учагы җылысын саклаучы хатын-кыз, уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, балаларын өзелеп яратучы әни, кадерле әби син. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, мәрхәмәтле күңелең өчен рәхмәт сиңа, газизебез! Ныклы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын сиңа, әтиебез Флүр белән тигезлектә озын гомер итегез. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп кайгыртканыгыз өчен мең рәхмәт сезгә!
Әниебез! Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, табының мул, сыйлы булсын. Без балаларыгызның шатлыкларына куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, рух күтәренкелеге, иман байлыгы, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. 

Сине яратып, улларың Инсаф-Альбина, оныгың Самир, Илнур-Ләйлә, оныгың Адель. Безнең теләкләргә әтиебез Флүр, әбиебез Фәния дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев