Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флүрә Тәхәвиеваны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

09 сентября 2020, 09:20

534

0

0

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче киленебез Флүрә Габделхак кызы Тәхәвиеваны 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Улыбыз белән киленебез матур гаилә булып, ике кыз үстерделәр, укыттылар, балалар һөнәр алып, тормышта үз юлларын таптылар. Киленебез гомер буена сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куя. 
Кадерлебез! Бәйрәмең белән тәбрикләп, сиңа иң изге теләкләрне юллыйбыз. Якын-нарың сине һәрвакыт шулай яратып, хөрмәт итеп яшәсен. Тормышыңны сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Гаиләңнең, балаларыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер ит.   

Илледә бит гомер йомгагының
Тик яртысы гына сүтелгән.
Әле алда зур бәхетләр күптер
Язмыштан бүләк ителгән.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсең – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.

Сине яратып, әти-әниең Хәлим һәм Рәмзия, туганнарың Раяз һәм Лилия гаиләләре һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев