Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Энҗе Чернованы 50 яшьлек юбилее белән Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

13 февраля 2019, 11:10

728

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әзгать кызы Чернованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Энҗе Әзгатовна! Юбилеегыз белән котлап, Сезгә күңелебез түрендә йөрткән иң җылы хисләребезне җиткерәбез. Сез лаеклы яшь алмаш үстерү өчен белемегезне, көчегезне, йөрәк егәрегезне, саулыгыгызны да кызганмыйсыз. Сез үз эшегезнең чын остасы. Балалар белән уртак тел табып эшлисез, коллективта абруегыз зурдан. Төгәл, таләпчән, шул ук вакытта киң күңелле дә Сез. Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә киңәшче, булышчы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торасыз. Гаиләгездә дә кадерле әни, ышанычлы тормыш юлдашы, мәрхәмәтле килен. 
Туган көнегез белән котлап, күңелегезгә каеннар аклыгы, тәнегезгә имәннәр ныклыгы телибез. Баш очыгызда тыныч зәңгәр күк йөзе балкысын. Кайгы-хәсрәт әйләнеп үтсен. Гаилә иминлеге, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Укучыларыгызның җылы сүзләре йөрәгегезне гомер буена җылытырга җитсен.

Зыялы да Сез, гади, кешелекле, 
Кылган эшегез – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен Сезнең көннәр,
Бәхетләрегез булсын гомерлек.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X