Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дәүҗия белән Фаил Мәүләвиевларны балалары котлый!

20 марта 2020, 08:00

610

0

1

Дәүҗия белән Фаил Мәүләвиевларны балалары котлый!

Мусабай Завод авылында яшәүче кадерле кешеләребез – әниебез Дәүҗия Шәмси кызы белән әтиебез Фаил Газиз улы Мәүләвиевларның бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел булды. Бу үзе бер кеше гомере! 
Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән матур гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң-иң олысын телибез. Без балаларыгызның шатлыкларына сөенеп, оныклар игелеген күреп яшәргә язсын.
Газизләребез! Йортыбызны яктыртып, нур өстәп торучы, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп безне сагынып көтүче уңган хуҗабикә, назлы әни, икенчегез – бер эштән дә курыкмый торган, йорт-җиребезне ныклы, матур итүче йомшак күңелле әти. Сез булганга туып-үскән оябыз җылы да, нурлы да, кунакчыл да. Яшь вакытта куана-куана өч бала – ике кыз һәм бер малай үстергәнсез. Бүгенге көндә шул йортта оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга куанып яшисез. Йортыбыз һәрчак кунакчыл, балаларыгыз һәм оныкларыгызга гына түгел, барлык туганнарга, дусларыгызга, тирә-күршеләргә ишекләр ачык. Кайчан гына кайтсак та, өстәлдә тәмле ризыклар, ягылган мунча, ачык йөз. 
Гаилә кору – чәчәкле болында җитәкләшеп йөрү түгел, төрле чаклар була. Бу нәни дәүләтне сакларга да, якларга да, бер-береңә юл куеп, күңелен аңлап яши белергә дә кирәк. Рәхмәт, кадерлеләребез, бар сынауларны җиңеп үттегез, безне җил-яңгыр тидермичә үстердегез, белем бирдегез, терәк булдыгыз. Без сезне бик тә яратабыз, хөрмәт итәбез. Тагын озак еллар балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетенә куанып, сәламәт булып яшәсәгез иде. Тормыш ыгы-зыгысында ялгыш хәтерегезне калдырган булсак, гафу итегез, зинһар. Сезнең киң күңелегезгә сыенып, җылы нурлы карашларыгызда иркәләнеп, акыллы киңәшләрегезне тыңлап тагын бик күп еллар яшәргә насыйп булса иде, әни,әти. Тагын күп еллар йортыбызның тәрәзәләрендә ут балкып торсын! Амин!

Озак еллар язсын иде безгә
Кадерлеләребез диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бары шатлык белән,
Бергә-бергә имин яшәргә!

Иң изге теләкләр белән улыгыз, ике кызыгыз, 7 оныгыгыз, 9 оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев