Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Данис Хаҗиевны 70 яшьлек юбилее белән «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт коллективы котлый!

08 мая 2019, 10:20

644

0

0

«Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт коллективы хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләүче Данис Мансур улы Хаҗиевны 70 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Данис Мансурович! Сез бәхетне хезмәттә тапкан, карусыз, тырыш затларның берсе. Озын, сикәлтәле хезмәт юлы үттегез. Коллективыбызда ихтирам һәм хөрмәт яуладыгыз. Киләчәктә дә кешеләр арасында абруйлы, якыннарыгызга, туганнарыгызга кирәк булып яшәргә язсын. Дан-мактауга лаеклы хезмәтегезнең хөрмәтен күрергә насыйп булсын. Алга таба да балаларыгызның, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтен, күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәсәгез иде. Сезгә чын күңелдән саулык, балалар куанычы, озын гомер телибез. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын.

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен,
Сезгә ел да гомер бәйрәме.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев