Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дамир Гыйлфановны 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

19 июля 2019, 10:30

658

0

0

Тукай районы Сәет авылында гомер итүче кадерле кешебез Дамир Гарәфи улы Гыйлфановны гомеренең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. 
Кадерлебез! Шушындый зур һәм матур бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә, нечкә күңелле, якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше син. Юмартлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың – безгә һәрьяклап үрнәк.
Син – безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. Бүген син төп нигезнең – туган йортның учагын сүндерми яшисең. Һәркемне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың. Безнең өчен җан атып гомер итәсең, һәрчак кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. 
Киләчәктә дә якыннарыңны куандырып, бер-беребезгә терәк булып, саулыкта-сәламәтлектә, имин һәм тыныч тормышта гомер кичерергә насыйп булсын. Һәрвакыт шулай елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып кал. 

Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.

Сине яратып, тормыш иптәшең Зөлфия, улың Алмаз. Теләкләребезгә барлык туганнар кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев