Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Борды мәктәбе коллективы Ольга Совинаны 60 яшьлек юбилее белән котлый!

16 мая 2018, 11:20

955

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Борды мәктәбе коллективы хөрмәтле кешебез – мәктәптә кухня хезмәткәре булып эшләүче Ольга Алексеевна Совинаны 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Ольга Алексеевна! Табигатьнең яшеллеккә, сафлыкка төренгән бер чорында дөньяга ямь өстәп, тәүге авазыгызны салгансыз. Шушы сафлык, табигатегезгә хас булып, гомер буе озатып бара. Сез кешеләргә ярдәмчел булуыгыз, искиткеч киң күңелле, сабыр, гаиләгез, балаларыгыз өчен өзелеп торуыгыз, тырышлыгыгыз, зирәк акыллы киңәшче булуыгыз белән башкаларга үрнәк. Һәр эшне тырышып, үз вакытында җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам яуладыгыз.
Ольга Алексеевна! Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якты көннәр телибез. Алдагы көннәрдә балаларыгызның таянычы, туганнарыгызга терәк булып, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп, күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай якты йөзле, киң күңелле булып, якыннарыгызны сөендереп яшәгез.

Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев