Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәгыйс Салиховны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

14 апреля 2019, 08:55

1002

0

0

Бәгыйс Салиховны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Тукай районы Күзкәй авылында туып-үскән, хәзерге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче кадерле туганыбыз Бәгыйс Нәҗип улы Салиховның 14 апрельдә күркәм юбилее – аңа 80 яшь тула. 
Абыебыз! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаиләңдә тигез тормыш, олы киңәшчебез, рухи терәгебез булып, балаларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтенә уралып, бәхетле, озак яшәвеңне телибез.
Хөрмәтлебез! Табигать җанланып, шаулап ташу төшкән гаҗәеп бер мизгелдә дөньяга килгәнсең. Шуңадыр син һәрчак хәрәкәттә, эзләнүдә, хезмәт казанында кайныйсың. Тормыш сине һәр яклап сынады – бирешмәдең, биш бала белән калган әнкәебез җилкәсенә төшкән авырлыкларны бергәләп күтәрдегез. Туганнарга белем алырга, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итүче дә син.
Гомерең буе үтә дә җаваплы урыннарда эшләдең. Хезмәтеңне югары бәяләп, шәрәфле исемнәр бирелде. Тумыштан бирелгән зирәк акыл, сабырлык, ярдәмчеллек – күркәм сыйфатларың. Гаиләңдә ныклы терәк, үрнәк әти дә син. Кайда булсаң да, һәрчак гади һәм тыйнак булып кала беләсең. 
Сине һәрвакыт янәшәбездә тоябыз, үтемле киңәшләрең, кылган изгелекләрең алдында олы рәхмәт әйтеп баш иябез.

Сокланмаган кеше юктыр сиңа,
Син бит безгә яшәү өлгесе.
Яшә, абыебыз, тагын шул кадәрле,
Булып нәселебез көзгесе.

Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп туганнарың. Бу теләкләргә гаиләң дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев