Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Барый Абдуллинны 80 яшьлек юбилее белән Биклән урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

26 февраля 2020, 11:05

453

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Биклән урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәптә озак еллар физика фәненнән белем биргән ветеран укытучы Барый Асылмәрдән улы Абдуллинны 80 яшьлек олы юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Барый Асылмәрдәнович! Сез ничәмә-ничә еллар мәгариф өлкәсендә гадел, намуслы эш башкардыгыз. Мәктәбебездә озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Балалар өчен дә Сез таләпчән укытучы гына түгел, алар күңелен якыннан аңлаучы тугры дус та булдыгыз. 
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Күркәм бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез белән бергә-бергә балалар бәхетенә төренеп, оныклар игелеге күреп яшәгез. Гомерләрегез озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булсын. Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен, киләчәктә дә рухи күтәренкелек юлдаш булсын. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез. 

Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев