Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айсылу Габдрахманованы 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 марта 2021, 10:40

497

0

0

Сәет авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Айсылу Гайнемөхәммәт кызы Габдрахманованы күркәм юбилее – 50 яшь тулган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 

Бердәнберебез безнең – өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син! Күпләр сокланырлык хезмәт һәм тормыш юлы үтәсең. Гомер буе мәдәният тармагында хезмәт куеп, халыкка рухи азык бүләк итәсең. Әтиебез белән бергәләп ике ул тәрбияләп үстердегез. Гомерең буе гаиләм, балаларым дип яшисең. Бүген инде нәни оныкларың яныңда бөтерелә. Авылның, районның актив кешесе син, әниебез. Заманнан артта калмыйча, һәрвакыт яңалыкка омтылып яшисең. 
Без сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланабыз. Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәте, балалар игелеге, хезмәтеңдә иҗат уңышлары телибез. 

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез. 
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез. 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әбүзәр, улларың Айрат, Альберт, киленнәрең Анастасия, Рәмзия, оныкларың Аделина, Роман. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев