Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айрат Габдуллинны туган көне белән Калмаш урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

12 апреля 2019, 10:55

679

0

0

Калмаш урта мәктәбе директоры Айрат Салават улы Габдуллин шушы көннәрдә үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Без барыбыз бергә җыелып сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлап, якты теләкләребезне юллыйбыз. Сезне кеше буларак та, җитәкче буларак та күркәм сыйфатлар бизи. Акыллы фикерләр, матур уйлар белән янып яши беләсез. Һәрчак урталыкны таба белү, кыен хәлләрдә югалып калмау – җитәкчегә бирелгән иң мөһим сыйфатлар. Алар Сездә барысы да бар. Коллективта да һәрберебезгә карата ихлас теләкләр Сезнең. Әти-әниләр дә, укучылар да Сезне ачык, нурлы йөзле булганыгыз өчен ярата, хөрмәт итә.
Киләчәктә дә туган мәктәбегездән, яраткан коллективыгыздан аерылмагыз. Яраткан хезмәтегездә зурдан-зур уңышларга ирешергә язсын. Тормыш иптәшегезгә, әти-әниегезгә ныклы терәк, балаларыгызга кирәк булып, тыныч, мул тормышта тигезлектә гомер итегез.

Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып Сезгә барсын.
Шушы ихлас теләкләр
Истәлек булып калсын.

Хөрмәт белән Калмаш урта мәктәбе хезмәт коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев