Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айгөл Ханованы туган көне белән гаиләсе котлый!

10 мая 2020, 09:20

572

0

0

Айгөл Ханованы туган көне белән гаиләсе котлый!

Шушы көннәрдә сөекле хатыным, кадерле кешем Айгөл Ренат кызы Ханованың гомер бәйрәме – туган көне.

Районыбызда Айгөлне белмәгән кеше юктыр. Ул әтисенең эшен – Хановлар төзегән бизнесны дәвам итүче. Максатчан, эшсөяр, тәвәккәл, тынгысыз, тиктормас ул, һәрчак яңалык эзли, эшне җиренә җиткереп башкара белә. Тырышлыгының нәтиҗәсе буларак, эшебез дә гөрләп бара, киләчәгебез өметле. Син, кадерлем, яңарышлар белән баетылган заманның үкчәсенә басып, ышанычлы адымнар белән атлаучы, булган белемеңне тиешле юнәлештә җигеп, зирәк акыллы, эшлекле ханымнарның берсе.
Кадерле Айгөлем! Гаиләдә дә син уңган хуҗабикә, изге җанлы әни, ышанычлы гомер юлдашы. Балаларыбыз өчен дә син иң шәп әни. Син аларга дөрес тәрбия һәм бар назыңны бирәсең. Киләчәктә дә матур тормышыбызга күзләр тимәсен, барыбызның да кадер-хөрмәтенә төренеп, яңадан-яңа идеяләргә күмелеп, янып-көеп, илһамланып яшәргә язсын. 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Георгий һәм балаларыбыз Адель, Арина һәм Генри. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев