Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алия Миңнемулла кызы Адиеваның 19 июльдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее. 

16 июля 2021, 09:58

735

0

0

 Калмаш авылында гомер итуче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез, зур әниебез Алия Миңнемулла кызы Адиеваның 19 июльдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее. 
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Әти белән тигезлектә, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Без сине бик нык яратабыз. 
Әни, синең кебек сабыр затлар юктыр, 
Җирдә генэ тугел, җиһанда.
Кояш җылы, көн яктырак сыман
Яныбызда, әни, син барда.
Гел янәшә булсаң иде, әни,
Синең кайгыртуың бик кирәк.
Җирдә генә түгел, җиһанында
Синдәй асыл затлар бик сирәк.
Сине чиксез яратып, тормыш иптәшең Азат, кызларың Айгөл, Ләйсән, оныгың Айзат.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев