Котлыйбыз!
Теләнче Тамак авылында гомер итүче Равия Әнәс кызы Сабирова 13 апрель көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез һәм яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, газизебез. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, бәхет-шатлыклар телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман да шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Иң изге, саф теләкләр белән тормыш иптәшең Камил, кызларың-кияүләрең Лилия-Рүзәл, Гөлназ-Илназ, оныкларың Лилиана, Зәмирә, Зәлия, Гүзәл.
Калмия авылында яшәүче кадерле кешебез Ракия Исмәгыйль кызы Сибгатованы 75 яшьлек олуг юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез.
Дөньядагы иң газиз кешебез! Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр: син безнең якты кояшыбыз, безнең өчен үрнәк ана, оныкларыңның яраткан әбисе. Гаҗәеп киң күңелле, үтә дә сабыр, һәрберебезне кайгыртып яшәүче иң кадерле кешебез! Хезмәт сөючәнлегең, ярдәмчеллегең, юмартлыгың барыбызга да матур өлге. Мең рәхмәтле без сиңа, кадерлебез, күңелебез тулы изге теләкләр. Без сине бик тә яратабыз, кояш кебек җылытып торучы газиз әниебез булуына шатланып яшибез. Тагын бик күп елларга сузылсын иде бу шатлык. Сәламәтлек телибез сиңа, хәерле озын гомер, бәхетле тормыш насыйп булсын.
Нет комментариев