Котлыйбыз!
Әни, сиңа нинди генә теләк теләсәк тә аз булыр кебек тоела. Кадерлебез, сиңа дөньядагы иң зур байлык - саулык телибез, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тыныч картлык насыйп итсен Ходай Тәгалә. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Көчле рухлы һәм кешелекле, киң күңелле һәм миһербанлы, олы җанлы һәм ярдәмчел булганың өчен якыннарың, туганнарың, авылдашларың арасында абруең зурдан. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, бөтен гомереңне «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип өзелеп яшәгәнең өчен, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шушы көннәрдә гаиләбездә тагын бер шатлык - кадерле кешебез Рәиф Кәшфелгаян улы Насеевның да гомер бәйрәме - туган көне. Аны да тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, озын, тигез бәхетле гомер, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, озын-озак яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән улың, киленең, кызың, киявең, оныкларың, оныкчыкларың, барлык туганнар.
Иске Байлар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта «Татарстан» совхоз поселогында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез һәм әбиебез Нурия Вагыйз кызы Исрафилованы гомер бәйрәме - 50 яшь тулган көне белән котлыйбыз.
Кадерлебез! Ямьле яз айларыннан алган сөйкемлелегең, күңел халәтең бөтен җиһан тереклеге сокланырлык. Синең янәшәңдә безгә тыныч, рәхәт. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынмаска-сыгылмаска да, кешеләрне һәм тормышны яратырга да син өйрәттең, газизебез. Сабыр татар хатын-кызларына гына хас сыйфатларның барысын изге җаныңа җыеп, безнең бәхеткә, иң күркәм әниләрнең берсе булып яшисең. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, синең. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз, киңәшчебез булып кал. Әтиебез белән бергәләшеп озын-озак яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын әле безгә, кадерлебез. Сиңа тормыш ваклыкларын җиңәрлек рух күтәренкелеге, искәрмәс болытларны куардай иман байлыгы, елларга баш бирмәс саулык-сәламәтлек телибез.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Фәйсүн, улларың Фәнис, Флүс, киленең Эльмира, оныгың Тимур, әниең Нурдидә. Безнең теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев