Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Бассейнга абонемент бүләк итәбез

19 января 2019, 13:19

742

0

0

Начало конкурса: 19 января 2019

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, ди халык мәкале. Табигатьнең шундый законы бар – сәламәтлеген саклаган кеше генә бәхетле була ала.

Сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы сәламәт булу ул. Шуннан соң гына физик сәламәтлек турында уйларга мөмкин. Ә физик сәламәтлекнең нигезен яман гадәтләрдән азат булу, күп хәрәкәтләнү, дөрес туклану тәшкил итә. Ихтыяр көче булу да зур роль уйный. Кыскасы, сәламәтлек – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек дисәк тә ялгыш булмас. Бу биеклеккә ничек ирешергә дисезме? Җавап бер – спортны дус итәргә!
Кыш айлары спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Чаңгыда йөрисеңме, тимераякта шуасыңмы, хоккей уйныйсыңмы, иртән саф һавада йөгерергә чыгасыңмы... Моннан тыш, биатлон, сноуборд кебек кышкы спорт төрләрен үз итүчеләр һәм бассейнга, спорт залларына йөрүчеләр дә бар әле.  Менә шушы спорт төрләрен сөюче укучыларыбызны газета битләрендә күрергә телибез. Алай гына да түгел, көн саен спорт белән шөгыльләнүчеләргә бүләк тапшырасыбыз килә.
 Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә «Спорт һәм мин» дип исемләнгән бәйге игълан итәбез. Бүләгебез исә гади түгел – Круглое Поле бистәсендә ачылган «Акчарлак» бассейнына бер айлык абонемент. Тик бүләк оту өчен тырышырга кирәк булачак. Үзегезнең спорт белән шөгыльләнүегезне дәлилләп, урыннан фотога төшеп, аны газетабызның Инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә урнаштырырга яки yakti.ul76@gmail.com адресы буенча электрон почтабызга юлларга кирәк. Фото астында исем-фамилия язылган булырга тиеш. Иң күп фото юллаучы һәм иң күп тавыш җыючы 3 җиңүчене билгеләячәкбез. Фотолар 1 февральгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 5 февральдә редакциядә бүләкләячәкбез.
Сәламәт булуыбыз һәм ялыбызны оештыра белүебез  үз кулыбызда!

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев