Новости Тукаевского района

Газета "Светлый путь" - Тукаевский район

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Президент бүләге

Яңа ел алдыннан районга РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе, район кураторы Эдуард Вафин килде. Ул район Советы депутатлары утырышында катнашты, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барлык тукайлыларны Яңа ел белән котлады. Аннары Яңа Троицкий җирлегендә яшәүче сугыш ветеранын бәйрәм белән тәбрикләде.

Фәйзелхак Миннегалиевка ул ТР Президенты исеменнән бүләк тапшырды. «Фәйзелхак ага 17 яшендә фронтка киткән. Пенза өлкәсендә, аннары Ерак Көнчыгышта НКВД частенда хезмәт иткән», – дип Эдуард Вафин ветеранның тормыш юлы белән алдан ук кызыксынганын белдерде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Яңа Троицкий авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова да котлауларга кушылды. Фәйзелхак абый һәм аның тормыш иптәше Тәскирә апа кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: https://vk.com/svetliput

ОК: https://ok.ru/profile/590414664980

Телеграм: https://t.me/yakti_ul 

Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев