26 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Адашканнар табылды
Узган ялларда коткаручыларга, Тукай районында яшәгән, авыл кешеләрен табу өчен, Боровец урманына ике тапкыр барырга туры килде. Урманда хәтта тавыш сигналлары белән аларны чакырып эзләп карадылар.
-
Лауреат булдылар
Кенәз мәдәният йортының «Умырзая» хореография ансамбле (җитәкчесе Александр Дмитриевна Тартаринова) «Алтын сәхнә» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатына багышланган VI ачык халыкара фестивалендә чыгыш ясады. Коллектив Кырым татар биюен башкарып «Хореография - халык биюе» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алды.
-
Кызыклы уен
Илбухтино авылы китапханәсендә «Укырга өйрәнегез», дип исемләнгән әдәби уен узды . Балалар иң акыллы, уңган, зирәк исемне алучы өчен актив көрәштеләр . Авыр һәм кызыксыз булып күренгән әйберләр дә уен процессында җиңелрәк, тизрәк һәм кызыклырак өйрәнелгәне ачыкланды.
-
Җырчыга мемориаль такта куелды
Тукай районы Белоус авылында тантаналы рәвештә Россия рок йолдызы Александр Барыкинга мемориаль такта ачтылар. Ул биредә урнашкан «Нарат урманы» бакчачылык ширкәтендәге йортка куелды. Барыкин композитор, җырчы-шагыйрь. Музыкант Чаллыда берничә тапкыр чыгыш ясый һәм дусларында «Нарат урманы»нда кунакта була. Хәтта шәһәргә «Яр Чаллы»дип аталган җыр багышлый.
-
Сораштыру
Районыбыз сулышын алып килүче “Якты юл”(Светлый путь) газетасы хакында якташларыбыз фикерләре
-
Яңа бакча төзелешендә
Районда мәктәп, балалар бакчалары, ФАПлар һәм башка шундый социаль әһәмияткә ия объектларның төзекләндерелүе, өр-яңадан төзелүе сөенечле күренеш. Үткән атнада без янә шундый төзелеш мәйданчыкларының берсендә булып кайттык.