Киләчәк буынга тәрбия бирү өлкәннәрдән тора
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел узды. Безнең гаилә архивында бүгеге көнгәчә фронттан килгән ике хат саклана. 11нче сыйныфны тәмамлаганчы кызыбыз белән улыбыз ул хатларны үзләре укыган мәктәпкә алып барып, “Батырлык” дәресләрендә укып, иптәшләренә күрсәтеп тордылар. Бүгенге көндә, әлеге хатларны, карт бабаларының фотосурәтләрен балалары ягъни безнең оныкларыбыз йөргән балалар бакчаларында тематик чараларга багышлап уздырылган бәйрәм-тантаналарга алып баралар.