Тукай районында – әдәбият форумы
15 ноябрь көнне районда якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның якты истәлегенә багышланган «Җырымда юатырмын» дигән әдәби-музыкаль чара узды. Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән быел ул икенче тапкыр үткәрелде. Районга республикабызның күренекле язучылары, шагыйрьләре килде. Данил Сәләхов, Факил Сафин, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Рәшит Бәшәр, Шәмсия Җиhангирова, Алмаз Хәмзин, Рубис Зарипов, Фоат Садриев, Марс Яhудин, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин hәм башкалар. Алар район буенча сәяхәт кылып, мәктәпләрдә укучы балалар белән очраштылар. Мәртәбәле кунаклар Яңа Бүләк авылында халкыбызның мәшhүр җырчысы Илhам Шакиров музеена да тукталдылар. Очрашу Новотроицкое авылы мәдәният йортында якташыбыз Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган әдәби фестиваль белән тәмамланды. Анда «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.