Мусабай-Заводта Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте
Халыкара Олимпия көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә киң колачлап үткәрелә. Бу көнне күп кенә спорт, мәдәни чаралар үтә. Алар арасында массакүләм йөгерү, спорт ярышлары, Олимпия чемпионнары яисә танылган кешеләр белән очрашулар, тематик күргәзмәләр, концерт программалары бар. Әлеге көн уңаеннан, Мусабай-Завод авылының мәктәп базасында район ярышлары булып үтте.