Йолдыз – җылы учагыбыз
Кеше гомере агымсу кебек: алдыңа, үзеңә күрә, зур максатлар куеп, дөнья көтеп чабасың, вакыт белән исәпләшмичә эшлисең, барысына да өлгерергә тырышып яшисең. Бер вакыт баксаң, гомернең байтагы узылган, пенсиягә китәр чак җиткән. Туган коллективыңнан аерылып, лаеклы ялга китәсең. Бик кыен чор ул, көтелмәгән хәл сыман тоела.