16 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кече яшьтән үк балаларны патриотик хистә тәрбиялиләр
Кнәз мәдәният йорты - авылыбызның рухи учагы булып тора. Монда төрледән-төрле иҗат коллективлары үз эшен алып бара, балалар һәм өлкәннәр өчен файдалы чаралар үткәрелә. Моннан тыш авылыбызның бай китапханәсе булуы да аерым игътибарга лаек. Яшьләребез өчен еш кына дискотекалар оештырабыз, өмәләрдә катнашабыз, җыелышып төрледән-төрле фильмнар карыйбыз.
-
Гөлфидә Гыйниятуллина лаеклы ялга китте, аның урынына Галимҗан Зарипов сайланды
Кичә, 15 октябрь көнне, хакимият бинасының утырышлар залында район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте. Әлеге чарада Тукай районы һәм якын-тирә районнардан, Чаллыдан, Казан шәһәрләреннән барлыгы 92 кеше катнашты. Конференциянең төп темасы исә, әлегә кадәр район ветераннар советын һәм инвалидлар оешмасын җитәкләгән Гөлфидә Рәүф кызы Гыйниятуллинаның лаеклы ялга...
-
Автобуслар «кышкы расписание»гә күчә
12 октябрьдән Боерган - Яр Чаллы маршруты кыскарды. Җәй көне анда 8 рейс эшләсә, хәзер алар 3әү калды. 1 ноябрьдән Нефтебаза - Яр Чаллы маршруты кыскара, анда 11 урынына 5 рейс кала. Күзкәй - Яр Чаллы арасында исә нибары 1 рейс эшләячәк. Иске Абдул - Яр Чаллы маршрутында автобуслар атнаның...
-
«Истоки» бәйгесе башланды
Районда традициягә кергән «Истоки» күргәзмә-конкурсына старт бирелде. Бәйге милли мәдәниятне саклау, гореф-гадәтләрне яңарту, сәләтле яшьләрне ачыклау кебек максатларны үз эченә ала. Зур күләмле бу чарага әзерлек кысаларында авыл җирлекләрендә шактый эшләр башкарылды. Анда барлык җирлекләр катнаша, шул исәптән кече авыллар да. Концертлар үзәк авыллардагы мәдәният йортларында үтәчәк. Катнашучылар үз авыллары...
-
Кышка күп калмый. Авыллардагы хоккей кортлары ни дәрәҗәдә әзер?
Соңгы елларда район авылларында хоккей кортларын ремонтлауга һәм яңаларын төзүгә зур игътибар бирелә. Һәм, әйтергә кирәк, җирлек бюджетларыннан, иганәчеләр кесәсеннән шактый зур суммалар чыгарып эшләнгән әлеге объектларның берсе дә буш тормый: шугалаклардан балалар да, өлкәннәр дә өзелми. Чыннан да, бик кирәк булган икән бит авылларга барлык шартлар тудырылган мондый спорт...