8 июль 2016 яңалыклары
-
Ураза гаете авылларда зурлап билгеләп үтелде
Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакалары биргән, бары изгелекләр генә кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм - Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Тукай районының барлык мәчетләрендә дә бик күп халык җыелды, гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды. Редакциябез почтасына да бәйрәм рухы белән...
-
Хушлашу сүзе
Зур югалту кичердек. Хөрмәтле кешебез, остазыбыз, сугыш ветераны Александр Прокопьевич Сизовның йөрәге тибүдән туктады.
-
Лагерьдан балаларны «эвакуацияләделәр»
Узган атнада күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре «Саулык» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар белән очраштылар. Чарага бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкиле Валентина Маратканова да килгән иде. Ул биредә ял итүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы темасына викторина үткәрде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр бүләкләргә ия булды. Аннан күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре балаларны лагерьдан...
-
Пенсия фонды электрон сервисларны киңәйтүен дәвам итә
Ана капиталы акчасыннан 25 мең күләмендәге бер тапкыр гына бирелә торган түләүне алырга гаризаны Россия Пенсия фондының электрон сайты (pfrf.ru.) аша биреп була. Электрон формада гариза биргәндә ана капиталы хуҗасының клиентлар хезмәтенә шәхси баруы таләп ителми. Гаризаны 2016 елның 30 ноябренә кадәр бирергә кирәк. Әлеге гаризада ана сертификатының сериясе һәм...
-
«Кама» агрофирмасы басуларында шепкән уралар
Быел «Кама» агрофирмасы басуларына беренче тапкыр шепкән (рыжик) дип аталган культура чәчтеләр. Ул рапска охшашрак, май алу өчен үстерелә торган үлән. Әлеге культура агрофирманың өч бүлекчәсендә дә урын алды. Барлыгы 617 гектар мәйданны биләде.
-
Минималь хезмәт хакын түләмәсәләр, «Халык контроле»нә яз
1 июльдән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме бер айга 7500 сум тәшкил итәчәк. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм табышларны законлаштыру буенча район комиссиясе райондашлардан рәсми булмаган мәшгульлек, «соры» базар, хезмәт хакының минималь күрсәткечтән ким булган очраклары, хезмәтнең куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү турында «Халык контроле» системасына хәбәр итүләрен сорый.
-
Президент Рөстәм Миңнеханов депутатлыкка кандидатларга сайлаулар уңаеннан күрсәтмә бирде
«Сентябрьдә узачак сайлаулар - Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү ул. Республика командасы Дәүләт Думасында мөһим мәсьәләләр хәл итәргә тиеш булачак: республика мәнфәгатьләрен яклау, перспективалы проектлар өчен закон базасын булдыру һәм безнең тәҗрибәне федераль дәрәҗәдә тарату», - дип белдерде Президент 2 июльдә узган «Бердәм Россия» партиясе республика бүлегенең киңәйтелгән...
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Боерган авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсенә медаль тапшырылачак
Бүген, ягъни 8 июль көнне, сәгать 11дә Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы бәйрәм кичәсе уздырылачак. Шулай ук 55 ел бергә гомер кичергән Мәгъфия һәм Гайнетдин Хәйретдиновлар гаиләсенә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылачак.