7 июль 2016 яңалыклары
-
Калмиядә конфетлы шашка уенын үткәрделәр
Калмия мәдәният йортында менә ничә ел рәттән шашка буенча баллы турнир үтә, балалар бу ярышта бик яратып катнашалар, чөнки шашка урынына конфетлар куеп уйныйбыз, җинеп алган күчтәнәчләр үзләренә була. Ярышларда 17 кеше катнашты, 12 бала үзләренең көчләрен сынашты.Иң оста уйнаучы - Айзилә Гилфанова, ул беренчелекне бирмәде , икенче урында -...
-
Шигырь сөйләп Татарстанга мәхәббәт аңлат
Республика халкы социаль селтәрләр аша Татарстанга мәхәббәт аңлата башлаган. Моннан ике атна элек "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы тарафыннан "Мин яратам сине, Татарстан" дигән яңа социаль акциягә старт бирелгән иде. Акциядә катнашу өчен туган илгә мәхәббәт белдерелгән шигырь, йә җырны видеога яздырып #командататарстана, #татарстанкомандасы дигән хэштеглар белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк....
-
Тукай районында төзеләчәк мәчет турында “Кыйбла” тапшыруында күрсәтәчәкләр
Тукай районы белән Чаллы шәһәре чигендә урнашкан "Изге ай" мәчетенең беренче нигез ташын кую тантанасы турында «Якты юл» газетасы язган иде инде. Иртәгә, 8 июль җомга көнне 18 сәгать 50 минутта бу вакыйга турында "ТВЦ-Чаллы ТВ" каналында "Кыйбла" тапшыруында күрсәтәчәкләр.