23 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Түбән Суыксу мәктәбе яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч»тә көчләрен сыный
Хәзерге минутларда Түбән Суыксу мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлары Яр Чаллының «Саулык» лагеренда үтүче «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика акциясендә катнаша. Алар район этабында җиңү яулаган балалар. Малайлар һәм кызлар әлеге ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, медицина ягыннан белемнәрен сынаячаклар, велосипедта фигуралы йөреп күрсәтәчәкләр. Яр Чаллыда үтә торган ярышта Татарстан...
-
Тукай районы Мәләкәс авылында 22 яшьлек егет мотоцикл белән әйләнгән
Мотоцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә башлады. 22 май көнне шундый очракларның берсе Мәләкәс авылының Үзәк урамында булды. «Евротех Буллит» мотоциклына утырган 22 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юлда әйләнә. Йөртүченең стажы 4 ел, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен быел 4 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Мотоцикл теркәлмәгән, йөртүченең...
-
«Безнең җир» – Тукай районы турында яңа телепроект
Чаллы-ТВ (Татарстан-24) каналында Тукай районы авылларына багышланган тапшырулар циклы чыга башлады. «Безнең җир» дигән проектның беренчесе Салих Сәйдәшев исемендәге хуҗалык эшчәнлегенә багышланды. Әлеге хуҗалык районда әйдәп баручылар исемлегендә. Игенчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә иреште. Мәгълүм булганча, сәйдәшлеләр беренчеләрдән булып, элиталы орлыклар җитештерүне үзләштергән иде. 90нчы еллардан бирле сайлаган бу...
-
Лаеш районындагы кошчылык фермасында булган киеренке хәлләрдән соң «Чаллы Бройлер» җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды һәм ветеринар-санитар таләпләрне көчәйтте
Газетаның үткән саннарында Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылуы, шул сәбәпле андагы ярты миллионга якын тавыкның юк ителәчәге хакында, шулай ук әлеге куркыныч чир белән зарарлануы белән республиканың берничә районында карантин кертү турында язган идек. Республикада булган киеренкеле хәл белән бәйле рәвештә, хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район ветеринарлар берләшмәсенең...
-
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы хуҗабикәләр өчен өр-яңа бәйге игълан итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе коллективы үзенең укучыларын һәрдаим яңадан-яңа конкурслар үткәреп, иркәләп кенә тора. Әле кичә генә ике ай дәвамында сайтыбызда барган «Минем якын дустым» конкурсына йомгак ясадык. Бүгеннән исә уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан итәбез. Кызыксындыгызмы? Катнашасыгыз...
-
Вакантлы урын бар
Тукай муниципаль районының конкурс комиссиясе район Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вакантлы вазифасына конкурс игълан итә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8 (8552) 70-66-92 телефоны аша яки Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatar.ru) табарга була.