25 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанлылар министрлык һәм ведомстволарның өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк
Татарстанда башкарма хакимиятнең максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты башланды.
-
Бадминтончы егет-кызлар көчләрен сыный
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 14 яшүсмер шушы көннәрдә тренер-укытучылары Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендә бадминтон ярышларына бардылар. Республика беренчелегенең сайлап алу зона этабы Түбән Кама шәһәрендә узды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Хакимиятнең нәтиҗәлелегендә мөһим критерий – аның ачыклыгы
Татарстан Президенты республика халкының «Халык контроле»нә ышануын әйтте.
-
Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга пенсия ташламалары саклана
Закон проекты нигезендә, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.
-
Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды
Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.
-
Татарстанның 28 муниципалитетында җылылык сезоны башланды
Беренче чиратта, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм социаль учреждениеләргә җылы бирелә.
-
Керәч тау чишмәсен чистарттык
Безнең Иштирәк авылында бик матур, үзебез өчен бик кадерле булган урыныбыз бар. Ул – Керәч тау чишмәсе. Күптән түгел без, авыл халкы белән җыелышып, бу изге урынның тирә-ягын чистарттык.
-
Гомернең 35 елы авыл хуҗалыгында үткән
– Авылның бөтен яме басу-кырлары гөрләп торуда, аларның игенле, икмәкле булуында, – ди гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, 35 ел зоотехник булып эшләгән Габделбәр ага Сафин.
-
Һәлакәт урынын ташлап китсәң, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең
Юл-транспорт һәлакәтләре шаһиты булсагыз, авария урынын ташлап киткән машина йөртүчеләргә юлыксагыз, бу турыда район Эчке эшләр бүлегенә 71-44-81, 37-96-60 телефоннары аша шалтыратып әйтегез, дип тукайлыларга мөрәҗәгать итә район автоинспекциясе. Кызганычка каршы, җаваплылыктан качу ниятеннән еш кына машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан кача. Бу гадәттә җәяүлеләрне бәрдерү очракларында еш күзәтелә. Ләкин алай гына җаваплылыктан котылып булмый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшләве һәм ваемсыз булмаган гражданнарның булышуы андыйларны табарга ярдәм итә.
-
Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр
Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды
Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.
-
“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде
26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.
-
Кредит та ал, акчасыз да кал
Ир-ат 78 мең сум акчасыннан "колак каккан".
-
Бабайлар әйткән : “Каен яфраклары өстән саргая башласа, яз иртә килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ