7 март 2017 яңалыклары
-
“ГАЗель” 10 автомобильне бәрдергән – видео
Машина йөртүче һәм пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк. Бүген иртән Казанда «ГАЗель» машинасы берьюлы ун автомобильне бәрдертә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте. Юл һәлакате иртән сәгать 10:44 тә "Әкият" курчак театрыннан ерак урнашмаган Универсида Проспектында була. Авариядә җәрәхәтләнүчеләр юк, машиналар берникадәр...
-
Альцгеймер чире белән авыручы олы яшьтәге ир-ат югалган
Кичә, 6 март көнне, Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче 1939 елгы ир-ат югалган. Миннәхмәт Баһаутдинов исемле бабай иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдән чыгып киткән, кайсы якка таба китүен өйдәгеләр абайламыйча калган. Өстенә бушлат, колакчын бүрек, аягына кәлүш киеп киткән. Туганнары хәбәр иткәнчә, ул Альцгеймер чире белән авырый, үзенең кайда...
-
Тукай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесеннән 8 Март котлавы
Тукай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Робис Лотфулла улы Гатиятуллин барлык хатын-кызларны яз бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итә
-
Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновка зал тутыру буенча көч сынашырга тәкъдим итә
Мин йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм, дип җиткерә Радик Юлъякшин «ВКонтакте»дагы рәсми битендә. Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән. «2017 елның...
-
Тукай районында иминият полисыннан башка йөрүчеләр күп
«Тоннель» дип аталган чираттагы рейдта район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 85 административ беркетмә төзеделәр. Бу юлы алар Яр Чаллы - Сарман трассасында, Яр Чаллы - Водозабор, Яр Чаллы - Боерган юлларында, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино, Игенче, Калмия авылларында булдылар, дип хәбәр итә бүлек башлыгы Шамил Ганиев....
-
Иске Җирекле халкы су белән тәэмин итүне яхшыртуны, урам юлларын төзекләндерүне сорый
Иске Җирекледә авыл җыены үтте. Мәләкәстәге чарада була алмадык дип, Иске Җирекле халкы район җиткәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы белән очрашу оештыруны махсус сораган. Иске Җирекле - шәһәргә бик якын урнашкан, елдан-ел үсә торган җирле пункт. Ләкин, балалар саны артуга да карамастан, биредә әлегә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Дөрес,...
-
Сәмәкәй авылында экология дәресе узды
Таш, су, һава, урманнарны Табигать дип атыйбыз. Табигатьсез яшәп булмый Нигә соң сакламыйбыз? Елгаларны пычратабыз, Урманнарны кисәбез. Чишмәләрне чистартмыйбыз, Матурлыкны бозабыз. "Табигатьне саклагыз!" - дип язган, Лозунглар язып эләбез. Ә үзебез шул язу янында, Ашап-эчеп, чүпләп китәбез. (Низамиева Л.К.) 2017нче ел - Россиядә экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан...
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. «Дәүләт алдындагы...