5 март 2018 яңалыклары
-
Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан артык ярдәм биреләчәк, диде министр
Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан артык ярдәм биреләчәк, диде министр. (Казан, 3 март, "Татар-информ"). Марат Әхмәтов Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була, дип әйтте. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы...
-
Президент авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең кадерен белергә өндәде
"Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Сыйфат сәламәтлек өчен мөһим", диде Миңнеханов.. (Казан, 5 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда табигый авыл хуҗалыгы продукциясенең әһәмияте турында әйтте. "Кайбер идарә итүче, өлкәне җайда тотучы оешмалар, коры сөткә өстенлек биреп,...
-
Чаллы шәһәрендә грипп очрагы теркәлгән – тукайлыларга куркынычы бармы? Роспотребнадзор киңәшләре
Узган ике атна эчендә Тукай районында барлыгы 155 кискен респиратор вирус очрагы теркәлгән. Шуларның 36 сы балалар бакчасына йөрүчеләр булса, 45 е - мәктәп укучылары. Узган ел һәм быелның алдагы чоры белән чагыштырганда, авыру үсеше күзәтелми, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Тукай районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко. Шулай...
-
Кеше әйберенә тимә дип өйрәттеләр безне бала-чактан!
Тукай район суды тарафыннан беркайда да эшләмәүче, гражданин С өстеннән җинаять эше каралды. Ул Тукай районында, көндез, законсыз рәвештә ябылмаган ишек аша кеше фатирына үтеп, эленеп торган хатын-кыз сумкасының кошелегыннан акча урлый. Хөкем суды С.ны ст. 158 ч. 3 п. «а» УК РФ статьялары буенча гаепле дип таныды. Аңа җәза...
-
Көрәш буенча Татарстан беренчелеге үтте
28нче февраль- 2нче март көнне Мамадышта "Татарстан яшьләре" газетасы призына көрәш буенча республика беренчелеге үтте. Барлыгы 46 команда катнашты. Тукай районың данын 8 егетебез яклады:Флүр Шаяхметов(Ирек-Таң),Илназ Рамазанов(Биклән),Илшат Миннебаев(Биклән),Айнур Мансуров (Комсомолец),Иңгел Мухамадиев(Биклән),Айдар Шарафиев (Биклән),Нияз Нурмиев (Биклән),Айдар Валиев (Оргоды).Тренерлары Марат Мухамадиев, Радик Дусманов. Киеренке алышларда 70кгга кадәр авырлык категориясендә Илназ Рамазанов 1нче...
-
Суыклар тагын көтеләме?
Бүген 5нче март, районыбызда көндез -1, төнлә -9 градус суык булуы көтелә. Уртача һава басымы терекөмеш баганасының 736мм тәшкил итәчәк дип фараз итә https://sinoptik.com.ru сайты.Кояш чыга 6:12, кояш бата 17:12. Җил көньяктан секундына 5-6метр тизлек белән исәчәк. Көне буе ишеп кар явачак. Әле суыклар булачак дип кисәтеп куя безне синоптиклар.