1 март 2017 яңалыклары
-
Тукайлылар ату спортында көч сынашты
Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты. Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында шәхси беренчелеккә (кызлар) I урынга Бордыдан Наталия Утяшова лаек булды. II һәм III урыннарда Мәләкәс авылыннан Валерия Михайлова...
-
Җиңел машина өстенә менмим дип, юл чистарту техникасы белән бәрелешкән
20 февраль көнне көндезге сәгать 10 тулгач Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында «КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә тән...
-
Яңа конкурс башланды ВИДЕО
Игътибар! Газетабыз сайтында язның беренче бәйрәме 8 Март уңаеннан видеокотлаулар конкурсы старт алды. Үзегезнең котлауларны конкурска электрон адресыбызга җибәрегез yakti.ul76@gmail.com.
-
Чарадан алынган хис-кичерешләр ир-егетләребезнең күңелләрендә әле озак сакланыр
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәмне район авыл җирлекләрендә бик күңелле итеп үткәрделәр, әтиләр, егетләр-малайлар өчен кызыклы уеннар, викториналар оештырдылар. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар әнә шул турыда.
-
«Гигант» хуҗалыгында маллардан продукция алуны арттыру турында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә «Гигант» хуҗалыгында малларны ашату рационы мәсьәләсе белән бәйле семинар узды. Семинарда район башлыгы Васил Хаҗиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм агрономнар катнашты. Очрашуда югары савым алу шартлары турында җитди әңгәмә алып барылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,...
-
Рөстәм Миңнеханов үз туган көнендә Тукай районына яңа мәктәп автобусы тапшырды
Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юл алды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә...
-
Васил Хаҗиев: «Әйе, ис бар. Без халыкка бу мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим итәргә тиеш»
Роспотребнадзорга узган ел халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең иң күбесе - 32 проценты - һаваны пычрату белән бәйле булуын әйтте атналык киңәшмәдә әлеге идарәнең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлегенең баш табиб урынбасары Марат Гыйрфанов. Кош тизәге исе белән бәйле мөрәҗәгатьләр бигрәк тә август, сентябрь айларында күп булган. «Татарстан» совхозы поселогы һәм Сосновый Бор...
-
Бүген Татарстан Президентының юбилее
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулды. 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Белеме: 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (Казан шәһәре) «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала. 1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү...