Рөстәм Маннаповны һәм аның тормыш иптәше Зөһрәне 65 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз!
Шушы көннәрдә Күзкәй авылында гомер кичерүче кадерле энебез Рөстәм Маннапов һәм аның тормыш иптәше Зөһрәнең олы бәйрәмнәре – 65 яшьлек юбилейлары. Һәм аларның бергә яши башлауларына – 40 ел!
Кадерле энебез Рөстәм, киленебез Зөһрә! Күңел түрендәге иң изге, иң олы, иң матур теләкләр белән сезне чын йөрәктән олы бәйрәмегез белән котлыйбыз! Үзегезнең кыйблагызга тугры булып хезмәт куйдыгыз, лаеклы ялга чыктыгыз. Әти-әни буларак та сез күпләргә үрнәк булып яшисез. Өч балагызга менә дигән тәрбия биреп, укытып, үзегезгә терәк, таяныч булырдай итеп үстердегез.
Сез зур, саваплы вазыйфа башкарасыз – әниебезне тәрбиялисез. Ул үзенең төп нигезендә ихтирамлы, игътибарлы, караулы булып бәхетле гомер кичерә. Сез төп нигезнең учагын сүндермичә, аны саклап, нур сибеп, безнең өчен якты кояш булып яшисез. Төрле чаклар буладыр. Һәрвакыт ачык йөзле, шатланып каршылыйсыз, барыбыз өчен дә ышанычлы терәк сез.
Сезне тагын бер тапкыр гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Тынычлыкта, иминлектә, сәламәт булып, балалар кайгысы күрмичә, бергә-бергә аралашып яшәргә насыйп итсен!
Ин изге теләкләр белән Гөлсинә апаң, Ринат абыең, Гөлчәчәк апаң һәм барлык балалар.
Нет комментариев