Светлый путь

Тукаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Поздравления

Флүр Исламовны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

26 октября 2018, 12:40

891

0

0

Югары Байлар авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Флүр Нури улы Исламовны чын күңелебездән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Әтиебез! 80 ел элек дөньяга килгәнсең, балачагың аяусыз сугыш елларына туры килгән, үсмер вакытыңда авырлыкларны күп күргәнсең. Шуңа да тормышта сынмас-сыгылмас, авырлыклар алдында баш имәс, горур булып яшәдең. Төрле эшләрдә – тимерчелектән башлап, «Чәчкәле» колхозында баш хисапчыга кадәр җитеп эшләдең, үз эшеңне намус белән башкардың. Туганнарыңа, авылдашларыңа, ярдәм сорап килүчеләргә булдыра алганча ярдәмеңне күрсәттең.
Әниебез Мәүлидә белән безне – өч кызыгыз һәм улыгызны олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген барыбыз да гаиләле. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, әтиебез! Оныкларың, оныкчыкларың синең өчен өзелеп тора. Кайткан саен ачык йөз, тәмле тел белән каршы аласың. Киләчәктә дә әниебез белән тигезлектә, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, исәнлектә-саулыкта, муллыкта, балалар, оныклар игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән, җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып гомер ит.

Иң изге теләкләр белән улың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, 12 оныгың, 7 оныкчыгың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев