Яңа ел матур, күңелле һәм куркынычсыз булырга тиеш
Яңа елны бәйрәм итүгә атна ярым вакыт калып бара. Чыршы, бәйрәм табыны, кунаклар - әлеге бәйрәмнең алыштыргысыз атрибутлары. Шулай да бер генә Яңа ел төнен дә фейерверкларсыз күз алдына китереп булмый. Сәгать унике тулганда төнге күктә гаҗәеп манзара тудырган, пиротехник могҗиза бүләк итүче салютлар - Яңа елның беренче билгесе. Ләкин...
Моны истә тотып, ТР буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе бәйрәм чорында пиротехник эшләнмәләр белән эш итү һәм Яңа ел бәйрәмен уздырганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.
Беренчедән, пиротехник эшләнмәләр белән зур мәйданлы, өстендә агачлар, электр чыбыгы линияләре, башка төрле киртәләр булырга тиеш түгел. Шулай ук фейерверкларны юешләнгән чакта, көчле җил вакытында җибәрү тыела. Эшләнмәне инструкциядә әйтелгәнчә, ныклап беркетергә, барлык киңәшләрне төгәл үтәргә кирәк. Фейерверкларны кабызганда аларны кулда тотарга ярамый. Бу шулай ук кеше сәламәтлеге, аның иминлеге өчен куркыныч. Эшләнмәләрне күккә туры өслектән, торак йортлардан ерак урыннарда җибәрү мөһим шартларның берсе булып тора.
Катгый тыела:
- фейерверклардан файдаланганчы һәм эшләткәннән соң аларны сүтү, конструкцияләрен үзгәртү;
- унсигез яше тулмаган затларга олылардан башка фейерверклар белән эшләү;
- пиротехник эшләнмә янында тәмәке тарту;
- эшләнмәне ачык утка ташлау, бәрү, аны зарарлау, торт шәмнәре, бенгаль утлары ише эшләнмәләрдән кала башка төрле пиротехника эшләнмәләрен ябык урыннарда яндыру;
- фитильне яндырган һәм фейерверк эшләгән чакта эшләнмә өстенә иелү;
- фитиль сүнгән очракта аны янәдән кабызып җибәрү;
- эшләнелгән пиротехника өстендә ким дигәндә 5 минут дәвамында иелеп тору.
Яңа ел чараларын уздырганда куркынычсызлык кагыйдәләре
Бәйрәм чараларын планлаштырганда, иң элек янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы затларны билгеләргә, бәйрәмне уздыруда катнашучыларга махсус лицензияләре булган оешмаларда кыска вакытлы укулар уздыру мөһим. Шулай ук бәйрәм вакытында янгын куркынычсызлыгы турында инструкцияләр төзеп, аларны персоналга җиткерергә, аңлатырга кирәк. Чара алдыннан бинаны карап-тикшереп чыгу һәм янгын куркынычсызылыгы өчен җаваплы затларның сәхнәдә һәм залда кизү торуны оештыру турында онытмаска иде.
Яңа ел чараларын уздыру урынына килгәндә, бинада ким дигәндә ике эвакуацион чыгу юлы булырга, бер этажда ким дигәндә ике огнетушитель булырга тиеш. Кечкенә балалар өчен оештырылучы чаралар исә бинаның бары тик беренче катында, олылар өчен икенче каттан да югары булмаган урыннарда уздырыла.
Бәйрәмне уздырганда тыела:
- янгын китереп чыгаручы пиротехник эшләнмәләрдән, ачык уттан, шәмнәрдән файдалану;
- янгынга каршы махсус сыекча белән эшкәртелмәгән мамык яки марля белән чыршыны бизәү;
- тамаша урыннарында булган чыгу юлларын тарайтып, өстәмә урыннар булдыру, тамаша вакытында тулысынча утны сүндерү.
Янгын чыккан очракта шунда ук, кичектергесез рәвештә 01 яки 112 телефон номеры буенча шалтыратып, янгын чыгу урынының төгәл адресын хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук янгын вакытында балаларны иң кыска һәм куркынычсыз булган юлдан алып чыгарга тырышыгыз, берсенең дә янгын урынында һәм эвакуацияләнгәндә артта калмавын тикшерегез. Эвакуациядән соң һәркемне исемләп атап, «перекличка» уздырыгыз, аның нәтиҗәләре турында шунда ук учреждения җитәкчесенә хәбәр итегез.
Имин булыгыз, бәйрәмнәрегез хәвеф-хәтәрсез үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев