Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ата-аналарны балаларның Интернет куллану мәсьәләсе борчый

“Баланың виртуаль дөньясы: Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына узган ата-аналар җыелышын 12 878 карау теркәлгән.

Татарстанда ата-аналарны балаларының Интернет куллану мәсьәләсе күбрәк борчый. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, узган уку елында үткәрелгән республикакүләм ата-аналар җыелышлары турында сөйләде һәм ата-аналарны кызыксындырган темалар хакында әйтте.

“2017-2018 уку елында барысы 7 республикакүләм ата-аналар җыелышы үткәрдек. Соңгысын мәгариф министры Рафис Борһанов үзе алып барды. Җыелышларның тематикасын сайлаганда,  төрле министрлык, ведомство, җәмәгатьчелек һәм ата-аналар фикерен җыйдык. Ютуб каналында барлык җыелышларның тулы версиясе эленде. Аларны барлыгы 40 меңнән артык ата-ана караган. Бу – узган уку елы өчен начар күрсәткеч түгел”, - диде Лариса Сулима.

Ата-аналарны иң нык кызыксындырган темалар да билгеле. Әйтик, "Баланың виртуаль дөньясы: Интернет – дусмы, дошманмы?" (Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ата-аналарның роле) темасына узган җыелышны 12 878 карау теркәлгән. "Балада стресс: ничек танырга һәм ярдәм итәргә?" (Балалар һәм яшүсмерләр тормышындагы конфликтлы һәм кризислы ситуацияләрне җиңүдә эффектлы методлар) темасы 8342 карау җыйган.

“Киләсе 2018-2019 елгы уку елы башыннан әлеге эш юнәлешен дәвам иттерәчәкбез”, - диде мәгариф министры урынбасары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X