Селфи бәйгесе җиңүчесе Алия Закирова: “Салаватның тамашачыны нәрсә белән җәлеп иткәнен аңладым”
Күптән түгел "Якты юл" газетасы татар эстрадасының танылган артисты Салават Фәтхетдинов концертына билетлар уйнаткан иде. Бү бүләккә селфи бәйгесендә җиңүче ия булачак, дип вәгъдә биргән идек. Ни сәбәпледер, бәйгедә нибары бер кеше генә катнашты - Иштирәк авылыннан Алия Закирова. Алиянең көндәшләре булмаса да, аны җиңүче дип билгеләдек, чөнки, ул редакция...
Күптән түгел "Якты юл" газетасы татар эстрадасының танылган артисты Салават Фәтхетдинов концертына билетлар уйнаткан иде. Бү бүләккә селфи бәйгесендә җиңүче ия булачак, дип вәгъдә биргән идек. Ни сәбәпледер, бәйгедә нибары бер кеше генә катнашты - Иштирәк авылыннан Алия Закирова. Алиянең көндәшләре булмаса да, аны җиңүче дип билгеләдек, чөнки, ул редакция куйган бар шартларны үтәде - үз-үзенең төшкән фотосын, хат белән бергә электрон почтабызга юллады.
Алия Закирова концерттан соң тәэсирләре белән уртаклашты. "Мин моңарчы Салават Фәтхетдиновның "Салкын чәй"еннән башка җырларын белми дә идем, концертына да беренче тапкыр бардым, шулай да кызыксындым. Бу кичне исә аның иҗаты белән якыннан таныштым. Һәм, аның тамашачыны, үз тыңлаучысын нәрсә белән җәлеп иткәнен аңладым. Беренчедән, "тере" тавыш белән җырлый. Икенчедән, бар җырлары да мәгънәле, куренеп тора - ул аларны җентекләп сайлаган, эшкәрткән, һәм иң мөһиме - көен дә, сүзләрне дә үз күңеле аша үткәреп башкара, шушы хис-тойгыларны без - тамашачыга да җиткерә ала. Артистның командасы да бик көчле - яшьләр, матурлар, талантлылар. Әле кечкенә чагында ук ишеткән җырларны да тыңладым, кыскасы бу кичне без ирем белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык. "Якты юл" газетасына мондый мөмкинлек өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев