Районның сигез авыл җирлегендә муниципаль сайлаулар да үтәчәк
18 сентябрьдә райондашлар Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячаклар. Сигез авыл җирлегендә - Борды, Калмаш, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Күзкәй һәм Иске Дөрештә өстәмә сайлаулар үтәчәк. Биредә яшәүчеләр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлаячак. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен райондашларга ике...
18 сентябрьдә райондашлар Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячаклар. Сигез авыл җирлегендә - Борды, Калмаш, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Күзкәй һәм Иске Дөрештә өстәмә сайлаулар үтәчәк. Биредә яшәүчеләр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлаячак. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен райондашларга ике бюллетень биреләчәк: партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча. Ә муниципаль сайлаулар да үтүче сигез җирлектә өченче бюллетень дә булачак.
Республикада алты бермандатлы округ эшли. Тукайлылар Яр Чаллының 29нчы бермандатлы сайлау округына карый. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, биредә РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен 10 кандидат теркәлгән.
3 августта район территориаль сайлау комиссиясе 18 сентябрь көнне тавыш бирү мөмкинлеге булмаган тукайлыларга исәптән төшү турында таныклыклар бирә башлады. Бу 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 7-17 сентябрь көннәрендә райондашлар мондый таныклыкларны участок сайлау комиссияләреннән ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев