Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике көндә ике җәяүленең гомере өзелде

Узган ялларда район территориясендәге юлларда рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Икесе дә җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланды.

Җәяүлеләргә автомобиль юлыннан барырга, тиешсез урыннан юл аркылы чыгарга ярамаганлыгы мәгълүмат чаралары аша кабат-кабат искәртелсә дә, кагыйдәне санламыйча гомерләрен куркыныч астына куючылар кимеми. Аеруча төнге юлда сак булу мөһим. Хәтта машина бик түбән тизлек белән барган очракта да руль артында утырган кеше җәяүлене шәйләми калырга мөмкин.
Фаҗигаләрнең беренчесе шимбә көнне, 21 апрельдә, сәгать төнге 12дә Яр Чаллы - Зәй трассасының бишенче километрында булды. Зәйгә таба хәрәкәт итүче "Киа Спектра" автомобилен йөртүче ярамаган урыннан юл аша чыккан җәяүлене бәрдерә. Яр Чаллыда яшәгән 1978 елгы ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче җан бирә.
Юл һәлакәтенең икенчесе Яр Чаллы - Боерган юлында Ильбухтино авылы каршында, кичке сәгать 9да теркәлде. Бу юлы Боерган юнәлешендә хәрәкәт итүче "ВАЗ-21703" машинасының тәгәрмәч астына шулай ук Яр Чаллыда яшәүче 1940 елгы ир-ат керә. Авыр җәрәхәтләр алган пенсионер фаҗига урынында җан бирә. Юл кырыеннан җәяүлеләр өчен сукмак булуга карамастан, ир-ат ни өчендер төнге караңгыда машина юлыннан хәрәкәт итә.
Сакланганны Алла саклар, дигән әйтем бар. Чит кеше гаебе белән гомерләре өзелүчеләр дә җитәрлек. Үз тормышларын үзләре куркыныч астына куйганнарны исә бөтенләй аңлап булмый, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев