Хокук саклау хезмәткәрләренең хәрби хезмәт үтмәү сәбәбе нигезлеме икәнен ачыклыйлар
Июльдә язгы-җәйге чакырылыш кампаниясе үз эшен төгәлләде. Бу юлы комиссия үтәргә районнан 416 егет чакырылган иде. Барлыгы 40 егет армия сафларына озатылды. Видеорежимда үткән киңәшмәдә исә ТР Хәрби комиссариатының чакырылыш хезмәте башлыгы Дмитрий Гурылев журналистларга республика буенча нәтиҗәләрне китерде. Чакырылучылар саны Татарстанда 20 меңгә якын булган. Шуларның 4 меңе армиягә...
Июльдә язгы-җәйге чакырылыш кампаниясе үз эшен төгәлләде. Бу юлы комиссия үтәргә районнан 416 егет чакырылган иде. Барлыгы 40 егет армия сафларына озатылды.
Видеорежимда үткән киңәшмәдә исә ТР Хәрби комиссариатының чакырылыш хезмәте башлыгы Дмитрий Гурылев журналистларга республика буенча нәтиҗәләрне китерде. Чакырылучылар саны Татарстанда 20 меңгә якын булган. Шуларның 4 меңе армиягә алынган.
Язын алынган егетләрнең яртысына якыны бүген коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Ракета гаскәрләрендә, хәрби-космик көчләрдә, Хәрби гвардиядә, Хәрби диңгез флотында һәм Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә алынучылар да бар. Республикадан 10 егет Президент полкына сайланган.
Быелгы чакырылышның яңалыгы: ТР хәрби комиссариатларында егетләргә шәхси электрон карталар бирә башладылар. «Картада гражданин турында мәгълүмат, медицина күрсәткечләре, фотографиясе урнаштырыла. Аның аша хәрбине хезмәттә, учетта, резервта булганда күзәтеп була», - дип белдерде Дмитрий Гурылев.
2014 елның 1 январеннан нигезле сәбәпләре булмаган килеш чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтмәгән гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә эшли алмавы турында закон үз көченә кергән иде. Шуның белән бәйле рәвештә, хокук саклау органнарыннан бүген үзләрендә эшләгән, ләкин армия хезмәтен үтмәгән гражданнарның хезмәт итмәү сәбәпләре нигезлеме икәнен сорап, хәрби комиссариатка мөрәҗәгатьләр керә башлаган. Журналистларның сорауларына ачыклык кертеп, бу турыда брифингта Дмитрий Гурылев белдерде. Аның сүзләренчә, прокуратурада эшләүчеләр арасыннан быел гына өч хезмәткәргә, эшен өзеп, армиягә китәргә туры килгән. Салым инспекциясеннән хезмәткәрләренең армиядә хезмәт итмәү сәбәпләрен ачыклауны сорап, хәрби комиссариатка 31 мөрәҗәгать кергән. Берничә хезмәткәрнең армиягә бармаска нигезле сәбәбе булмаганлыгы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев