Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Диспансеризация узу тәртибенә үзгәрешләр кертмәкчеләр

Якын киләчәктә табиблар кешенең табан астын да тикшерә башларга мөмкин.

Хроник авырулары булган кешеләр дә табиб юлын ешрак таптаячак. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация узу тәртибенә шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән.
Билгеле булганча, 18–40 яшь аралыгындагы кешеләр бүген әлеге төр тикшеренүне – өч елга бер, 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен уза. Белгечләр исә кайбер очракларда бу тикшеренүне елга берничә мәртәбә дә уздырырга тәкъдим итә. Әйтик, берьюлы ике төрле йөрәк-кан тамыры авыруыннан интеккән кешеләр диспансеризацияне ешрак уза алачак. Әлеге төркемгә кергән чире өстенә шикәр чире, үпкә, бөер авырулары булган кешеләргә дә табиб юлын ешрак таптарга туры киләчәк. Бу үзгәрешләр гамәлгә керә калса, хроник авырулары булган кешеләр дә диспансеризацияне ешрак үтәчәк.
Министрлык әзерләгән документтан аңлашылганча, эпилепсиядән интеккән кеше елга ким дигәндә ике мәртәбә профилактик тикшеренү узарга тиеш. Табиб аларның гәүдә авырлыгын үлчәп, кан басымын үлчәп, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен дә тикшерергә тиеш булачак. Паркинсон авыруыннан интеккән өлкәннәргә дә, елга ике тапкыр табибка күренеп, диагнозын раслап торырга туры киләчәк. Табиб кирәк дип тапса, аларны психиатрга да җибәрә алалар.
Беренче һәм икенче типтагы шикәр чире булган кешеләр исә эндокринологка елына ким дигәндә дүрт тапкыр күренеп торырга тиеш булачак. Аларга гадәти кан һәм бәвел анализлары тапшырып, кардиограмма ясатырга да туры киләчәк. Шикәр чирле кешеләрнең табан асларын да тикшерә башлаячаклар. Бу аякларның сизгерлеген, кан тамырларының торышын ачыклау өчен кирәк, ди белгечләр.
Узган елның 1 июленнән Россиядә җентекле диспансеризация дигән төшенчә гамәлгә керде. Ул коронавирус белән авырып терелгән кешенең сәламәтлеген тулысынча тикшерү, мәкерле чир аркасында өзлегүләрне кисәтү өчен уздырыла. Ул гадәти диспансеризациянең бер төре булып тора. Җентекле диспансеризацияне узу өчен коронавирус белән авырганнан соң, ким дигәндә ике ай узгач, яшәү урыны буенча теркәлгән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны коронавирус диагнозы рәсми рәвештә расланган кешеләр һәм ПЦР-тесты уңай нәтиҗә бирмәсә дә, ковид белән авырган кешеләр уза ала.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев