Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл балаларын салкыннар куркытмый

Бүген районның төрле авылларында термометр баганалары 28-30 градуска кадәр күрсәтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, 23 градус салкын булганда -башлангыч сыйныф укучылары, 25 градустан - 5-9 сыйныфлар, 30 градус салкында 10-11 сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Әмма авыл балаларын салкыннар куркытмый. Без шалтыратып белешкән Яңа Бүләк, Калмаш (балалар Югары Байлардан...

Бүген районның төрле авылларында термометр баганалары 28-30 градуска кадәр күрсәтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, 23 градус салкын булганда -башлангыч сыйныф укучылары, 25 градустан - 5-9 сыйныфлар, 30 градус салкында 10-11 сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Әмма авыл балаларын салкыннар куркытмый. Без шалтыратып белешкән Яңа Бүләк, Калмаш (балалар Югары Байлардан килеп укый), Боерган (Колыш, Таулар һәм Туерадан килеп укыйлар) башлангыч сыйныф укучылары укырга килгән. «Иске Дөрештә башлангычта укучы 7 баланың 6сы килмәгән»,- диде укытучы Дания Харисова. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, көннәр салкын булуга карамастан, балалар дәресләрне сирәк калдыра. Укырга килгәннәр өчен дәресләр үткәрелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X