Реклама
Спорт
«Күңел»леләр волейбол уйный
Шушы көннәрдә «Күңел» радиосы хезмәткәрләре Казанга сәяхәт кылды.
Анда алар республикада татар телендә сөйләүче радиостанцияләр алып баручылары, житәкчеләре катнашында пляж волейболында көч сынашты. Турнир «Су спорты төрләре Сарае» каршындагы мәйданда оештырылды. «Күңел»дән тыш, ярышларда «Болгар радиосы», «Татар радиосы», «Татарстан», «Курай», «Тәртип FM» радиолары алып баручылары катнашты. Радиостанция житәкчеләре ярышта аерым сынаулар үтте. Алар өчен VIP уен әзерләнгән иде. Хезмәттәшләребез көч сынашып кына калмыйча, кызыклы концерт та карап кайттылар. Матч араларында эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Радиостанцияләр арасында дустанә мөнәсәбәтне саклап калу, тәжрибә уртаклашу, танышу максатын күздә тотып оештырылган әлеге турнирда «Күңел» радиосы алып баручыларыннан торган хатын-кызлар командасы беренчелекне яулады. Хезмәттәшләребезне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев