Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Машинам – ышанычлы юлдашым

«Якты юл»(«Светлый путь») газетасы чираттагы бәйгене игълан итә. Бу юлы без машина йөртүче ханым, туташлардан үзләренең руль артына утыру тарихын сөйләүләрен сорыйбыз. Беренче тапкыр машинаны мөстәкыйль идарә иткән көн, куркуны җиңү, юлда килеп туган гадәти булмаган хәлләрдән чыгу әмәлләре турында сөйләрләр дип ышанабыз. Бәйгегә язмаларны редакциянең электрон адресына һәм Вконтакте...

Бүген без газета укучылырыбызны 1999 елда ук машина руле артына утырган, стажлы автоледи Ирина Гарипова белән таныштырабыз. Ирина Александровна «Камский» хуҗалыгында зоотехник булып эшләгәндә машина йөртә башлый.
- Хуҗалыкта белгечләргә эш өчен җиңел машиналар бирелә иде. Миңа өч терлекчелек комплексы арасында йөрергә кирәк. Аралары якын түгел. Машинада йөрү эшне җиңеләйтә, тизләтә. Шуннан машинада йөрергә өйрәнеп киттем. Башта кечкенә генә «ОКА», аннары «Нива»да йөрдем.
Соңрак эшкә киткәнче ике кызын балалар бакчасына, мәктәпкә илтә, кайтышлый кереп ала. Кызлары Инна һәм Диана әниләренең машина йөртә белүе белән горурланалар.
Хәзер Ирина Гарипова район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчелек буенча консультант булып эшли, хуҗалыкларда еш булырга туры килә, идарә машинасында районны аркылыга-буйга йөреп чыгалар. Әле күптән түгел генә мәктәптә үткән бәйгедә кызына шәһәр, авыллар исемнәрен язып килергә кушканнар. Кыз әнисе белән өй эшен «5»легә үти, ул торак пунктлар исемен иң күп язып килә. Аларның болай күп авылларны белүенә хәтта укытучылары да шакката. Әнисенең эше шундый, гел юлда, авылдан-авылга, бер фермадан икенчесенә ашыга.
- Машина йөртүнең кыенлыгы юк. Автотранспорт чарасын ишетә, тыңлый белергә кирәк. Хатын-кызга машинасын карап, төзәтеп торуы гына кыен. Автомобильдә йөрисең килсә, тәгәрмәч алмаштырырга, гади төзәтү эшләрен өйрәнергә дә туры килә, - ди Ирина Александровна. Ильбухтино белән Кече Шилнә арасында тавышйоткычы (глушителе) төшеп калып, нишләргә белми торган чагын хәзер көлеп искә ала.
Ә сезнең машинаның тәгәрмәчен кем алмаштыра?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге