Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кышкы тылсым» конкурсы тулы куәткә бара

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан иткән иде - «Кышкы тылсым». Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) үзегез төшергән фотогызны әле хәзер дә җибәрә аласыз. Без сезнең фантазия киңлегегезне бер дә чикләмибез. Яңа 2014 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы табигать хозурлыгын сурәтләүче фоторәсем буламы ул, Яңа ел чыршысын бизәгәндә яисә кышкы уеннар вакытында фотога төшәсезме - анысы бары тик сездән тора.
Газетабызның алдагы санында «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» төркеменә 6 катнашучыбыздан 13 фотосурәт килгәнен инде хәбәр иткән идек. Конкурсыбызга яңадан-яңа фотосурәтләр килә тора. Теләнче Тамак табигатенең бар сихрилеген, матурлыгын Эльвина Борһанова исемле укучыбыз җибәргән. Моннан тыш Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә бизәлеп куелган фотосын да төркемебезгә урнаштырган. Яңа поселогының XI сыйныфында белем алучы Камилла Ганиева конкурсыбызга бигрәк тә иҗади караган. Баксаң, аларның мәктәпләрендә «Үз кулларың белән ясаган иң үзенчәлекле чыршы» дигән бәйге игълан ителгән. Камиллалар сыйныфы исә Яңа ел чыршысын гап-гади ак перчаткалардан ясаганнар, ул безгә шул фотоларны җибәргән. Алия Киямова Иске Абдул табигатен фотога төшергән. Чыннан да, матурлык, гүзәллек, агачларның да ап-ак туннар киеп утырулары күзгә чагыла. Яңа поселогы кызы Рената Салихова кышкы карнавал костюмнардан төшкән фотолар җибәргән. Кечкенә укучыбыз Гадел Кыямов хатында: «Мин ял көннәрендә табигатьтә ял итәргә яратам. Иске Абдул авылын яратам», - дип язып җибәргән. Теләнче Тамактан Альбина Шәрәфетдинова исемле мөлаем кызыбызның нечкә, йомшак күңелле булуын аңлап алдык. Альбина безгә бик күп фотолар җибәргән. Шунысы кызык: аларның һәрберсендә дә үзе язган матур шигырьләр бар. Бу да игътибарны җәлеп итмичә кала алмый. «Теләнче Тамак авылының табигате генә түгел, аның һавасы да икенче, кары да йомшак», - дип яза безгә Алия Фәрхетдинова. Моннан тыш ул урамнарында ясап куйган Кар бабай сынын да фотога төшереп җибәргән. Ә Иске Абдул кызы Лилия Минһаҗева кардан матур итеп ясалган аккош сыннары янында фотога төшкән. Розалия Хәйдәрова исемле укучыбыз: «Биклән кызы Рамилә кышны бик ярата! Ул «Әллүки» балалар бакчасына йөри», - дип язган һәм Рамиләнең чаңгыда йөргән вакытта төшерелгән фотоларын төркемебезгә керткән. Иске Абдулдан Ләйсән Кыямова исемле чибәр кызыбыз ялтырап торган бәсле һәм искиткеч матур чыршылар янында фотога төшкән. Ләйсәнгә Кар кызы туны да килешеп торганын ул җибәргән фотодан чамаладык. Калмаш кызы Эсмира Хөснетдинова бизәлгән чыршы янында фотога төшкән. Өстендә Ат елына туры килә торган зәңгәр күлмәк. Бүген исә шуларның кайберләрен генә бастырырга булдык. Киләсе фотоларны газетабызның киләсе санына калдырабыз.
Яңа ел алдыннан үзегезне генә түгел, ә якыннарыгызны да сөендерәсегез килсә - конкурста катнашырга ашыгыгыз. Җиңүчебезгә без яңа ел «тылсымы» да тапшырачакбыз. Ә нинди «тылсым» икәне әлегә сер булып калсын. Сездән фотолар көтеп калабыз.
Конкурсыбыз иганәчесе - "Татарстан" совхозы поселогының "ВиноГрад" кибете.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Якты юл» Вконтакте челтәрендә

2
X