Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Әниемә - тәмнүшкә

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан итә - «Әниемә - тәмнүшкә». Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) җибәрегез. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри...

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан итә - «Әниемә - тәмнүшкә». Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) җибәрегез. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне призлар көтә!
Теләнче Тамак авылы кызы Рәмилә Сәгъдиева укучыларыбызга үзе яратып пешерә торган һәм әнисенең иң яраткан ризыгы - гөбәдия рецептын тәкъдим итте. «Әнием миннән һәрвакыт гөбәдия пешер әле, кызым, дип сорый. Шуңа да әлеге ризыкны аеруча да яратып ясыйм», - дип хәбәр итте безгә Рәмилә.
Рецепт: 1 чәй кашыгы чүпрәне бераз су кушып күпертергә, шуңа 1 стакан җылымса су, 6 аш кашыгы сыек май, бераз тоз, 2-3 стакан он кушып, камыр басарга. Камырны юка итеп җәяргә һәм алдан әзерләнгән эчлекне салырга, өстенә шулай ук юка итеп камыр җәяргә, ә өстен теләгәнчә итеп бизәргә дә була. Эчлеге: 1 стакан дөгене бүрттерергә, йөземне кайнар су астында тотып йомшартырга, 1 стакан корт, 2 пешкән йомырка, 100 грамм акмай, тәменчә шикәр салып болгатырга. Гөбәдияне 40 минут 180-200 градус кызган мичтә пешерергә. Бераз суынгач, өстәлгә бирергә. Гөбәдиягез тәмле булсын!
«Якты юл» газетасын шулай ук даими укып баручыбыз, Борды авылына кайтып йөрүче чибәр кызыбыз Алинә Солтанова үзе яратып ясый торган салат рецептын тәкъдим иткәндә: «Әлеге салатны әтием белән бергә дә ясаган бар. Әниебез шул вакытта аеруча шатлана. Ә аны сөендерү - үзе бер бәхет бит ул», - дип әйтте.
Салат өчен кирәк: 200 грамм консервланган балык, 300 грамм пешкән бәрәңге, 200 грамм пешкән кишер, 150 грамм суган, 4 йомырка, тәменчә тоз һәм майонез. Салатны ясый башлар алдыннан, суганның әчесен бетерер өчен аны кайнаган су белән йөгертергә һәм 10 минут шул суда тотарга киңәш ителә. Кишер белән бәрәңгене вак угычтан чыгарырга. Йомырканың сарысын агыннан аерырга һәм сарысын шулай ук вак угычта кырырга. Консервланган балыкның маен агызып, чәнечке белән балыкны уарга. Игътибар: салат катламлап ясала. Тәлинкәнең төбенә уылган балык, аннары йомырка агы, кишер, суган, бәрәңге, бераз тоз сибеп, һәрбер каттан соң майонез сылап, салатны әзерләп куярга. Өстенә исә бизәү өчен йомырканың сарысын сибәргә. «Салат бик җиңел ясала, өстәвенә, бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга. Ашларыгыз тәмле булсын!» - дип тә өстәп куйды Алинә.
P.S. Ә без конкурсыбызның дәвам итүен искәртәбез, дуслар. Сездән хатлар көтеп калабыз! Рецепт сездән - бүләк бездән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге «Якты юл» Вконтакте челтәрендә