Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Әниемә – тәмнүшкә

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында игълан иткән «Әниемә «тәмнүшкә» конкурсы дәвам итә. Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru ) җибәрә аласыз. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри...

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында игълан иткән «Әниемә «тәмнүшкә» конкурсы дәвам итә. Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru ) җибәрә аласыз. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне безнең редакциядән шәп призлар көтә! Хатлар килә тора, без аларны, үз чиратында, әкренләп бастырып барабыз.
Теләнче Тамак авылыннан Гөлнара Хәйруллина кызлары Илвира һәм Ләйлә белән әбиләре өчен тәмле торт пешерергә яраталар икән. Әлеге рецептны Хәйруллиннар газета укучыларыбыз белән дә бүлешергә булды.
Баллы коржиклар өчен: 3 зур кашык балны эретергә газга куябыз, шуңа 150 грамм акмай, 1 стакан шикәр комы, 1,5 балкашыгы сода салабыз. Бал эреп бетү белән җылынган массага он өстибез. Шуннан камыр изеп, торт өчен коржиклар пешереп куябыз. Әлеге массадан 6-7 коржик килеп чыгарга тиеш. Коржиклар пешеп чыккач, аларны тезеп куеп, катлар арасына крем сыларга. Коржиклар өстенә вак итеп туралган банан, чикләвекләр яисә консервланган персик, ананас (теләгәнгә) кисәкләрен дә тезеп чыксагыз була. Тортның өске өлешенә сылый торган помадканы какаодан ясасагыз, ул үзенә күрә бер тәм биреп торачак. Ашларыгыз тәмле булсын!
Крем өчен: 0,5 литр сөт, 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан он кирәк. Әлеге массаны миксер белән бутыйбыз һәм газга куябыз, аны бутап торып, әз генә катуын көтеп торабыз. Шул кремны коржиклар арасына сылыйбыз.
P.S. Ә без конкурсыбызның дәвам итүен искәртәбез, дуслар. Сездән хатлар көтеп калабыз! Рецепт сездән - бүләк бездән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вконтакте социаль челтәре