Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Компенсация түләнә

Хезмәткә яраксыз булган кешене тәрбияләүчеләр, эшләмәгән очракта, айлык компенсацион түләү алырга хокуклы. Акчаның күләме 1200 сум. Ул тәрбия алучы эшкә яраксыз гражданинга пенсиясенә өстәп бирелә. Эшкә яраксыз кеше беренче группа инвалидлар (балачактан беренче группа инвалидлардан кала), инвалид балалар, дәвалау учреждениесе тарафыннан чит кеше каравына мохтаҗ дип табылган гражданнар, шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәр булырга мөмкин. 

Компенсацион түләүне билгеләтү өчен:
эшкә яраксыз кешене караучы гражданиннан яшәү урынын күрсәткән һәм тәрбияләүне башлаган көнен күрсәткән гариза һәм тәрбиягә алынучы кешенең үзеннән яки аның законлы вәкиленнән билгеле бер затка үзен карарга рөхсәт бирүе турында гариза кирәк. 14 яшькә җиткән инвалид бала гаризаны үз исеменнән бирә ала. 18 яшькә кадәрге инвалид баласын караучы әти-әнидән гариза соралмый;
эшкә яраксыз кешене тәрбияләүче гражданиннан эшсезлек буенча пособие алмавы хакында белешмә кирәк. Әлеге документны мәшгульлек үзәге бирә; 
өлкән яшьтәге кешенең чит кеше каравына мохтаҗ булуы хакында медицина белешмәсе;
тәрбияләүченең шәхесен раслаучы документы, булган очракта хезмәт кенәгәсе, булган очракта тәрбияшә алынучының хезмәт кенәгәсе;
эшкә яраксыз гражданинны 14 яшькә җиткән укучы бала да укудан буш вакытында карый ала. Моның өчен ата-ананың берсеннән һәм опека һәм попечительлек бүлегеннән рөхсәт, белем бирү учреждениесеннән әлеге гражданинның көндезге бүлектә белем алуы турында белешмә; 
тәрбияләнүче гражданинның законлы вәкиленнән документлар кирәк. 
Әгәр бу документлар пенсия органында бар икән, аларны китерү кирәкми. 
Компенсация аны сорап мөрәҗәгать иткән айдан түләнә башлый. Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсация алу хокукын югалта. 
Гражданнар рәсми рәвештә эшкә урнашулары турында биш көн эчендә Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев