Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Хисап бирүне соңгы көнгә калдырмагыз

Татарстан Республикасының Пенсия фонды идарәсе эш бирүчеләрдән бер үк вакытта тиешле пенсия һәм медицина иминиятләштерүе буенча исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәренең исәп-хисабын, шулай ук шәхси (персональ) мәгълүматлар буенча 2012 елның икенче кварталы өчен теркәүләрне кабул итә башлады.

Хисап кампаниясе 2012 елның 2 июленнән старт алды, иминият кертемнәрен тапшыру һәм кабат исәпләү буенча хисап бирүнең соңгы көне - 2012 елның 15 августы. Иминият кертемнәрен түләүчеләргә килгәндә, хисап бирү срогын вакытында үтәмәгәннәргә карата штраф санкцияләре каралган. РСВ-1 формасы буенча түләнгән иминият кертемнәре хисабының соңгы көне белән персучет хәбәрләренең көне июль ае өчен иминият кертемнәрен түләүнең соңгы көне белән туры килә. Иминият кертемнәрен вакытында түләү һәм хисап бирү өчен, Россия Пенсия фонды эш бирүчеләрне әлеге гамәлне соңгы көнгә калдырмаска чакыра.

№212-Ф3 Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә 2012 елның I кварталыннан башлап, физик затларга түләү һәм башка бүләкләү чараларын тормышка ашыручы эш бирүчеләр өчен хисап бирү формасы һәм аны тутыру тәртибе үзгәрде. РСВ-1 яңа формасы, аны тутыру тәртибе, иминият кертемнәре түләүчеләрнең тариф кодлары, шулай ук Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2012 елның 15 мартында чыккан 232 номерлы боерыгы Россия Федерациясе Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында "Работодателям" бүлегендә урнаштырылган.

Өстәвенә, Пенсия фонды иминиятләштерүчеләрнең игътибарын түбәндәгегә юнәлтә: 2012 елның II кварталы өчен шәхси хисапны әзерләгәндә, алар түбәндәге үзгәрешләргә игътибар итәргә тиешләр: Пенсия фонды идарәсенең 2006 елның 31 июлендә кабул ителгән №192 карарына Пенсия фонды идарәсенең 2012 елның 28 мартыннан кертелгән 66нчы карары буенча үзгәрешләр кертелә. Россия Пенсия фонды идарәсенең 66нчы номерлы карарының тулы текстын Пенсия фонды сайтының "Законодательство" бүлегенең "Персонифицированный учет" бүлекчәсендә табарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, иминиятләштерү кертемнәрен түләүчеләр хисапны киләсе хисап чорының (квартал, яртыеллык, тугыз ай һәм еллык календарь) икенче календарь айның 15нән дә калмыйча бирергә тиешләр. Шулай итеп, соңгы хисап бирү көннәре булып 15 февраль, 15 май, 15 август һәм 15 ноябрь көннәре исәпләнә. Иминиятләштерүченең эшчеләр саны 30дан арткан очракта, хисап электрон вариантта электрон-цифрлы имза белән бирелергә тиеш. Иминиятләштерүчеләрнең эшчеләре 30дан кимрәк булган очракта да, Россия Пенсия фонды хисапны электрон вариантта бирергә киңәш итә. Иминиятләштерүчеләр һәм Россия Пенсия фонды әгъзалары арасындагы документларны эшкәртүне электрон вариантта кертү оешмалардагы, һәм Россия Пенсия фонды территориаль органнарының эшен киметеп, хисапны кабул итеп эшкәрткән вакытта, иминиятләштерүчеләрнең хисапны вакытлы һәм оператив тапшыруларын тәэмин итә. Хезмәт һәм вакыт чыгымнарын киметү максатыннан электрон хисап формалаштыру өчен эш бирүчеләр махсус программалар куллана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсия фонды пенсия тђэминаты хисап бирњ